Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевның Гает уңаеннан котлау сүзе

Хөрмәтле райондашлар! Мөселман кардәшләр!

Сезне чын йөрәгемнән мөселманнарның иң олы бәйрәме – Корбан гаете белән тәбрик итәм. Корбан бәйрәме – ул рухи яктан чистарыну һәм изге гамәлләр вакыты. Бу изге бәйрәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, якыннарыбыз турында кайгыртырга, балаларыбызны игелекле тәрбияләргә өйрәтә.
Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.
һәркемнең күңелен игелек, канәгатьлек хисләре баетсын. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев