Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәктәпләрендә 10нчы шахмат зонасы ачылды

Урта Балтай мәктәбе укучылары да шахмат спорты белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булдылар.

(11нче май, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”). 


Укучыларның олы сөенечен Шәмәк авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Уютный дом” идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Нуриев та уртаклашты. 
“Өйрәнегез! Тормыш көткәндә файдасы зур булыр. Сезне шахмат ярышларында җиңүче буларак күрергә, сезнең белән горурланырга насыйп булсын. Тырышыгыз! Кем тырыша, шул булдыра. Уңышлар телим, - диде ул. Марат Нуриев туган мәктәбендә белем алган елларын да горурланып искә алды. Биредә белем алучы яшь буынга да ихлас теләкләрен юллап, шахмат такталары һәм туган авылы - Шәмәккә багышланган китап бүләк итте. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева һәм шахмат белән шөгыльләнүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев тә балаларга уңышлар юллап, үзенең бүләге-шахмат тактасы белән сөендерде.
Тантаналы чара укучылар тарафыннан әзерләнгән биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Шахмат зонасы ачылу һәркем өчен истәлекле вакыйга булды. 
Урта Балтай мәктәбе укучылары шахмат уйнау буенча осталыкларын да күрсәтте. Җиңүчеләр Грамоталарга һәм медальләргә ия булдылар. 
Район мәктәпләрендә шахмат зоналары район башлыгы Равил Хисаметдинов теләктәшлегендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров һәм Фәнил Баһаветдинов  ярдәме белән булдырылды. Шулай ук райондашыбыз Айрат Җиһаншин тарафыннан да иганәчелек ярдәме күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X