Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәктәпләрендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“на старт бирелде

Бу уңайдан Биеш, Табар Черкене һәм Иске Йомралы мәктәпләрендә укучы балалар бик матур чыгышлар әзерләгәннәр.

( 21 январь, “Апастово-информ“).


Алар милли киемнәрдән киенеп, үз туган телләрендә җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
“Мәктәбебездә рус, татар, чуваш телле балалар укый. Алар бар телләрне дә тигез күреп, бер-берсе белән дус, бердәм булып яшиләр. Шулай да, һәр балага да үз туган теле иң кадерлесе, иң газизе, иң сөеклесе. Шуңа күрә без бәйрәмнәрне, әдәби чараларны төрле телләрдә уздырырга тырышабыз, балаларда бер-берсенә толерант караш тәрбиялибез“, - дип сөйли Биеш мәктәбе укытучысы Фирая Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев