Район табиблары еллык эшләренә нәтиҗә ясадылар
Бүген районыбызның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, киләсе елга бурычлар билгеләделәр.
Медсовет эшендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район хастаханәсе баш табибы Алмаз Алиуллин катнашты.
Министр урынбасары Айрат Гарипов район хастаханәсе, анда күркәм яңалыклар белән танышып, үз фикерен җиткереде.
- Апаста булганым юк иде. Чыннан да биредә халыкның сәламәтлеген саклау, кайгырту ачыктан-ачык күренә. Район башлыгының, җирле җитәкчелекнең хезмәттәшлек итүе, зур ярдәм күрсәтүе аеруча мөһим. Коллективыгыз да бик җанлы һәм дус. Киләчәктә дә район халкының гомерен саклап калу, сәламәтлеген ныгыту эшендә зур уңышлар телим, - диде ул.
Баш табиб Алмаз Алиуллин 2018 елда башкарылган эшләрне төгәл саннарга салып хисап тотты. Киңәшмә ахырында нәтиҗәле хезмәт күрсәткән медицина хезмәткәрләренә Грамотлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев