Район укучылары “Дуслык күпере”ндә очрашты
Районда Пушкин картасы проекты кысаларында чаралар дәвам итә.
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Районның мәдәният хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге йорты белән берлектә “Дуслык күпере” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрде.
Биредә төрле мәктәпләрдән укучылар килде. Алар билетларны Пушкин картасы нигезендә алды.
Кичәдә милләтләр арасындагы дуслык-татулык чагылыш тапты, бер-береңә, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү максат итеп алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев