Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары Свияжск утрау-шәһәренә сәяхәткә китте

Барлыгы 36 укучы юлга кузгалды.

(16 июнь, “Апастово-информ”).


Свияжск утрау-шәһәренә сәяхәткә бару бәхетенә Табар-Черкене, Каратун, Биеш, Кызылтау мәктәпләренең укуда, спортта алдынгы булган, мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар ия булды.
Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева озатып калды.
“Районда балаларның җәйге ялы оешкан төстә башланып китте. 100 бала “Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда, ә калган балалар мәктәпләрдә оештырылган ял һәм хезмәт лагерьларында вакытларын файда белән уздыра. 180 бала күрше Кайбыч районының тарихи урыннары белән танышып кайтты. Якын көннәрдә балалар Казан, Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылачак”, - дип белдерде Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев