Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ветераннар Советы Президиумы яңа бурычлар билгеләде

Бүген район ветераннар Советы һәм Президиумының узган елда башкарылган эшләргә багышланган йомгаклау утырышы Апас Туган якны өйрәнү музее һәм үзәк китапханә залларында үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.

Район ветераннар Советы утырышына урыннардагы авыл җирлекләрендә оештырылган ветераннар Советлары җитәкче-вәкилләре дә чакырылган иде.

-Район ветераннар Советының быелгы эшчәнлеге дә вакыйгалар һәм планлаштырылган эшләргә бай булачак,-диде аның җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.-Быел Бөек Җиңүнең 75, ТАССР оешуга 100 һәм районыбыз оешуга 90 еллыкка багышланган һәр чарада актив катнашу-безнең төп бурычларыбызның берсе булып санала. Авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмчесез һәм ялгыз яшәүче өлкән кешеләр һәм бу гаиләләрдәге балалар язмышы, тормыш-көнкүреш шартлары белән кызыксыну, ярдәм оештыру-шулай ук төп бурычларыбызның берсе булып саналачак. Үсеп килүче яшь буынга дөрес тәрбия һәм юнәлеш бирүдә башлап йөрү, мәктәпләрдә һәм авылларда үткәрелүче төрле чараларда катнашу, мәктәпләрдә балалары тукландыру мәсьәләләрен күзәтү астында тотачакбыз. Республикакүләм “Балкыш“ иҗат фестивалендә елдагыча актив һәм уңышлы катнашу шулай ук еллык эш планына кертелә. Авыл ветераннар Советлары белән эшчәнлек һәм ярдәмләшү, җирле утырышларда катнашу дәвамлы булачак.  Район үзәге һәм авылларда мәчетләрдә, зиратларда бөтенхалык өмәләрендә без башкаларга матур үрнәк күрсәтергә бурычлы.

Йомгаклау утырышында сүз алып чыгыш ясаучылар бу тәкъдимнәрне хупладылар һәм үз фикерләрен белдерделәр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев