Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендә 5 урам юллары төзекләндерелә

Дәүләт программалары буенча быел районда барлыгы 25 километр озынлыкта федераль, районара һәм муниципаль юллар төзекләндерү эш программасы үтәлеше ахырына якынлашып килә. Шулай ук, үзара салым акчаларына быел авылларда өч километрдан артык озынлыкта каты өслекле урам юллар салынды. Бу эшкә барлыгы 250 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.

юлларын яңарту башланды. Бу эш белән мәшгүль юл төзүчеләр янына баргач, иске танышларымны күреп алдым-берничә ел элек алар “Йолдыз“ редакциясе каршысыннан Совет һәм Яшьләр урамнарында салган юллар бик тигез, ныклыгын югалтмады, апаслыларга ышанычлы хезмәт итәләр. Яшьләр микрорайонының “Салават күпере“ балалар бакчасы, яңа бассейн һәм спорт комплексы тирә-юнен дә алар ук асфальтлы итте.

-Быелгы тендер-конкурста отып, без санаулы вакытта район үзәгендә барлыгы 1,5 километрга якын урам юлларын яңарту дәүләт заказын 60 процентка үтәдек инде,- ди оешманың мастер-прорабы Раиф Губаев.-Черкен ягында Төзүчеләр урамындагы асфальт юлны яңарту, район эчке эшләр бүлегеннән Тукай урамына чыгу тыкрыгында эшләрне кичә төгәлләдек. Халык телендә Мәктәп тыкрыгы дип йөртелгән, Кызыл Армия урамыннан Ленин урамына чыгу юлын да рәткә китердек. Асфальтны Каратундагы заводтан китерәбез, ул мичтән чыкканда 140 градус кайнарлыкта булып, 5 машина белән объектларыбызга ун минут дигәндә китерелә, ныклыгын, сыгылмалыгын һәм сыйфатын югалтмый. Бригадабызда бүген 10 төрле техника, 22 кеше эшли. Эшне иртәнге җидедә башлап, кичке унга кадәр дәвам итәбез. Апаста яшәүчеләр өчен уңайлыклар артуда өлешебез булуына үзебез дә бик шатланабыз.

Юл төзүчеләр Мәктәп тыкрыгында эшне төгәлләгәч, ресторан каршысыннан үзәк хастаханә урамы чатына алып чыгучы иң катлаулы һәм озын тыкрыкта эш башлаячак. Биредә кибетләр, банк һәм күпфункияле Үзәк урнашкан.

-Бу юнәлештә эш башлагач, әлбәттә юлчылар, шоферлар өчен вакытлы кыенлыклар пәйда булачак. Апас халкының моңа әзер булуын сорар идек, үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләүгә ышанабыз,-ди оешма механизатор-шоферлары Фарук Гыйниятуллин, Илшат Вәлиев белән Данил Закиров. Фирдүс Гыймадиев, Исфан Вәлиев һәм башка юл төзүчеләр дә шул ук тәкъдим-үтенечләрен җиткерә. -Әле генә җәелгән кайнар асфальтка машина белән кермәсәгез иде, ул гарантия ныклыгын югалта, тигез булмый, чыгымнар да арта-диләр.

Апаска килгәнче, бу оешма юл төзүчеләре Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында да зур күләмдә эш башкарырга өлгергән инде. Аның җитәкчесе Ислам Вәлиев районыбызда еш була.

-Район үзәге, авылларның, юлларның елдан-ел матур үзгәрешләре шаһиты без. Күп төзисез, шулай дәвам итегез,-ди ул.

Юл төзүчеләр эшен капка төбенә чыгып басып, оныгы белән күзәтеп торучы 84 яшьлек Сиденан Мамутов белән дә гапләшеп алдым әле. Ул милләте буенча Кырым татары булып чыкты:

-Апаста 55 ел яшим инде мин,-диде ул. -Апас урамнарының баткак, чокыр-чакырлы, рәтле-юньле утлары да янмаган чаклары әле генә кебек. Бик үзгәрде мин белгән, 1962 елдан бирле яшәгән Апас. Инде дә матурлык, кеше өчен башкарылган яңа төзелешләрнең, уңайлыкларның кадерен белеп һәм саклап, дус-тату  яшәсәк иде, оланнар,-диде ул.

-Инде шунысын да өстик-бу сезонда район үзәгендә дәүләт программалары буенча Әнәле ягындагы  яңа урамнарда 3 километрга якын таш юл түшәлде. Алдагы елларда шундый ук дәүләт програмалары буенча Черкен юлы өстендәге яңа урамнарда да шундый ук чыдам ташлы юллар салынды. Якын елларда ул урамнарда күтәртелгән таш өслекле юлларга да асфальт җәеләчәк,-дип белдерә район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев