Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк хастаханәсендә аш-су әзерләү цехы яңартылып сафка басты

Аш-су әзерләү цехы Республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде.

(16 сентябрь, “Апастово-информ”).


Аны ачу тантанасында Татарсан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, район башлыгы Равил Хисаметдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин катнашты.
“Быел медицина өлкәсендә дә зур күләмле эшләр башкарылды, истәлекле вакыйгаларга бу ел бай булды. Әлеге шартлар өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, сәламәтлек саклау минситрлыгына без олы рәхмәтле. Менә бүген өр-яңадан төзекләндерлегән аш-су әзерләү цехын ачабыз. Ул пациентларга да, биредә эшләүчеләргә дә озак хезмәт итсен иде”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм алда тагын зур планнар булуын ассызыклап үтте.
ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада халык өчен күптөрле программаларның тормышка ашырылуын билгеләп үтте һәм шулай ук коронавирус чиреннән сак булырга киңәш итте.
Бина тулысынча төзекләндерелгән, заманча җиһазланлдырылган. Барысы да бүгенге көн таләпләренә туры килә. Сыйфатлы кайнар азык әзерләү, бөртекле культураларны һәм җыештыру әсбапларын саклау, савыт-саба юу бүлмәсе һәм башкалар - барысы да яңа. Суыткыч камера, ит эшкәртү, он цехлары да чип-чиста, санитар нормаларга туры киләрлек итеп эшләнгән. Пешекчеләр, хезмәткәрләр өчен махсус киенү, душ бүлмәләре дә бик уңайлы итеп көйләнгән.
ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков аш-су әзерләү цехына югары бәясен бирде һәм пациентларны тукландыру югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев