Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк хастаханәсендә урнашкан клиник-диагностика бүлеге дә капиталь төзекләндерүдән соң заманча төсмер алды

Заманча җиһазланган лаборатория барлык таләпләргә дә туры килә.

(16 сентябрь, “Апастово-информ”).


Яңартылган лаборатория бүлеге белән ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков да танышып чыкты.
Биредә шулай ук барысы да өр-яңа, барлык санитар-эпидемиолгоик таләпләр үтәлгән. Лаборантлар бүген үк район халкын кабул итә башлаганнар.
“40 елдан бирле хастаханәдә фельдшер-лаборант булып эшлим. Мин килгәндә барысы да иске, лаборатория өчен кирәкле иң мөһим аппаратлар да җитешми иде. Ә хәзер менә ничек матурлап, чистартып куйдылар. Биохимик анализларны төгәл итеп эшләп бирүче ике миллион сумлык аппарат, лейкоформаларны тикшерүче гематологик анализатор кайтарылды. Лабораториябез чиста, пөхтә, бу уңайлы шартларга сөенеп туя алмыйбыз. Пациентлар өчен дә, хезмәткәрләр өчен кирәкле эш башкарылды. Президентыбызга, район башлыгына, баш табибыбызга олы рәхмәт”, - диде Люция Гатиятуллина.
Лаборатория бүлмәсендә кафельлар, тәрәзәләр, ишекләр барысы да яңарган. Бүлектә бер иске җиһаз калмавына да игътибар иттек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев