Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, район үзәк китапханәсендә эчтәлекле чара узды.

(21 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).




Китапханәгә Апас урта мәктәбе укучылары, аграр көллият студентлары һәм “Сердәш“ клубы әгъзалары килде. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Бу хакта үзәк китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова сөйләде.

“Үз телеңне белү бик кирәк. Туган телебезнең матурлыгын, аһәңлеген аңлап, бай тарихлы милләттән булуыбыз белән горурланып яшәрлек булсын“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Кичә матур җырлар, шигырьләр, эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев