Районда 35 халык санын исәпкә алучы эшли
18нче октябрьдән халык санын алучылар йортлар һәм фатирлар буенча йөриләр.
(20 октябрь, “Апастово-информ”).
Җирлекләрдә йортлар буенча 35 исәпкә алучы йөри. Бер инструктор күп функцияле үзәктә эшли.
Халык санын исәпкә алу эше Җиде Кизләү авылында яшәүче Лилия Хәлилова хуҗалыгында да узды.
“Сораулар җиңел. Барысы да аңлашыла. Гаиләм, милләтем, хуҗалыгыбыз турында сораштылар. Барысын да планшетка теркәп бардылар. Әлеге вакыйга турында безгә хәбәр ителгән иде инде”, - ди хуҗабикә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев