Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда авыл хужалыгы җитәкчеләре өчен укулар узды

Апаста Татарстан агробизнес кадрлары әзерләү һәм белемнәрен камилләштерү институты (ТИПКА) галимнәре катнашында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләр өчен тематик укулар уздырылды.

Семинар рәвешендә үткән бу чарада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы еллык эшкә нәтиҗә ясалды. Ирешелгән күрсәткечләр һәм резервлар ачыкланды. Игенчелектә яңа алымнар, терлекчелектә лейкоз, туберкулез кебек куркыныч йогышлы авыруларның икътисадка зыяны турында да галимнәр бик аңлаешлы итеп аңлаттылар. Казан галимнәре Николай Якушкин, Владимир Фомин, Илгизәр Гайнетдинов, Дамир Миннебаев укуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына төгәл җавап бирделәр.

Алар әйтүенчә, Татарстан басу-кырларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары дөньяның 26 иленә чыгарыла, апаслылар да бу зур табыш бирергә сәләтле мөмкинлектән кыю файдаланырга тиеш.

Район авыл хужалыгы идарәсе житәкчесе Ильяс Заһидуллин галимнәргә үз рәхмәтен ирештереп, районда терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагында фән-техника яңалыкларын кыюрак кулланырга өндәде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X