Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм Ленинград блокадасы шаһитларын Яңа ел бәйрәме белән котладылар
Тыныч тормыш хакына ут-суларны кичкән ветераннарга район башлыгы Айрат Җиһаншинның һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
(28 декабрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова Үтәмеш авылында гомер кичерүче Хәертдин абый Сәлахов һәм Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев янында булып, мөхтәрәм ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
“Сез һәрвакыт безнең өчен олы батырлыгы үрнәге булып торасыз. Сезгә булган хөрмәтебез чиксез. Сәламәт булыгыз, сызланмыйча яшәгез”, - диделәр алар.
Ветераннарга барлык авылдашлар исеменнән дә олы рәхмәт сүзләре ирештерелде. Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фидрүс Гафиятуллин һәм Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин изге теләкләрен юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев