Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда бер-бер артлы шахмат зоналары ачыла

Кызыл Тау, Олы Бакырчы, Табар Черкене һәм Апас мәктәбе балалары өчен дә шахмат уйнарга шартлар артты.

(14 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 
Шахмат зоналары ачу тантаналары традиция буенча бәйрәмчә узды. Һәр мәктәп бу вакыйганы истәлекле, күңелле итеп оештырырга тырышты. Балаларның шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева да килгән иде. Алар балаларга район җитәкчелеге исменнән иң изге теләкләрен җиткерделәр, шахмат уеннарында осталыкларын арттырып, ярышларда зур җиңүләр яулауларын теләделәр. Тантанадан соң балалар шахмат турнирларында үзләрен сынап карадылар. Җиңүчеләр Грамоталарга һәм медальләргә ия булдылар. 
Район мәктәпләрендә шахмат зоналары район җитәкчелеге теләктәшлегендә, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров һәм Фәнил Баһаветдинов, райондашыбыз Айрат Җиһаншин ярдәме белән булдырылды. Бүген ачылган шахмат зоналарын булдыруга шулай ук Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев, Апастан Гөлнара Сәлахова, Руслан Хәсәнов һәм ветеран укытучы Талия Фәйзуллинаның да өлеше керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X