Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Бөтенроссия халык санын алу башланды

Мөһим чара 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак.

(15 октябрь, “Апастово-информ”).


Халык санын алу тагын бер мәртәбә халык исәбен, хуҗалыклар санын белү максатыннан үткәрелә.
Моның өчен районда тиешле әзерлек эшләре үткәрелгән, кадрлар әзерләнгән, исәпкә алучылар өчен махсус укулар уздырылган.
“Исәпкә алучылар халык исәбен планшет аркылы да алачак. Кәгазь анкеталар бары тик планшет белән проблемалар булганда гына кулланылачак”, - дип белдерде районда халык исәбен алу буенча вәкаләтле вәкил Гөлнара Сибгатуллина.
15 октябрьдән районда стационар исәпкә алу пунктлары эшли. Алар Апастагы статистика бүлеге бинасында, күпфункцияле үзәктә һәм Каратун, Әлмәндәр, Ябалак һәм Урта Балтай авыл җирлеге биналарында урнашкан. Исәпкә алу 15 октябрьдән 8нче ноябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә башкарыла. 18 октябрьдән исәпкә алучылар йортлар, фатирлар буенча йөриячәкләр. Бу очракта коронавируска каршы саклану чаралары да күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев