Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Ел тәрбиячесе”н билгеләделәр

Барлыгы 10 тәрбияче арасында иң-иңнәр ачыкланды.

(26 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


“Ел тәрбиячесе-2021” бәйгесендә тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы бәяләнгән, эш тәҗрибәсе өйрәнелгән. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Иң элек тәрбиячеләр балалар белән педагогик чара әзерләп, аны онлайн яисә видеоязма рәвешендә жюрига күрсәттеләр. Бәйгенең төп муниципаль этабы “Сәләт” балалар иҗат йортында узды. Бу юлы тәрбиячеләребез һөнәри осталыклары буенча сыналдылар һәм мастер-класс күрсәттеләр”, - дип белдерде район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Эльмира Нәбиуллина.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дә билгеләнгән.
“Ел тәрбиячесе-2021” номинациясендә Гран-прига Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Прокофьева, беренче урынга “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Рузинә Хәмидуллина, икенче урынга “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Сираҗева һәм өченче урынга Табар-Черкене балалар бакчасы тәрбиячесе Тамара Никитина лаек булган.
“Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” номинациясендә Гран-при иясе булып “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Раилә Гайнуллина танылган. Беренче урынны “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Шаһиева, икенче урынны Каратунның “Гөлчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Мөхәммәтҗанова, өченче урынны “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөһрә Билалова яулаган.
“Эзләнү һәм иҗат” номинациясендә Иске Әнәле балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Заһидуллина, “Профессионал педагог” номинациясендә Иске Йомралы авылының “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе Наилә Гиззатуллина югары бәя алган.
Гран-при ияләренә һәм беренче, икенче, өченче урыннарны яулаучыларга район мәгариф бүлеге тарафыннан акчалата сертификатлар һәм профсоюз оешмасы исеменнән чәчәк бәйләмнәре тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X