Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Ел укытучысы " бәйгесенең сайлап алу турлары уза

Яшь һәм шулай ук шактый тәҗрибә туплаган укытучылар һөнәри осталыкларын күрсәтә.

- Ел саен уздырылучы бәйгедә быел 22 укытучы катнашырга теләк белдерде. Сайлап алу турлары Морзалар, Биеш, Кильдураз мәктәпләрендә узачак. Биредә җиңү яулаган укытучылар бәйгенең муниципаль этабында катнашачак, - дип белдерде район мәгариф бүлеге методисты Ләйлә Әхмәтҗанова.
“Ел укытучысы " бәйгесенең беренче сайлап алу туры Морзалар мәктәбендә башланып китте. Биредә 8 укытучы катнашып, дәрес үткәрүнең кызыклы формаларын, заманча технологияләрне куллану ысулларын күрсәттеләр, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле һәм кулай алымнарын тәкъдим иттеләр. Бәйге кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева сәламләп, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев