Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда «Елның иң яхшы укытучысы» ачыкланды

Мөгаллимнәр осталыкта сыналды.

(28 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бәйгенең сайлап алу турлары онлайн рәвештә узган. Укытучылар кызыклы дәрес формаларын тәкъдим итеп, аны укыту процессында куллануны күрсәткәннәр. Бу хакта район мәгариф бүлегендә хәбәр иттеләр.
“Сайлап алу турларыннан үткән укытучыларны бәйгенең муниципаль турында кабат җитди сынаулар көтте. Алар үзләренең һөнәри осталыкларын, белем бирү эшчәнлекләрен жюри алдында да исбатладылар”, - дип белдерде район мәгариф бүлегенең укыту дисциплиналары буенча методисты Ләйлә Әхмәтҗәнова.
Бәйгенең җиңүчеләре дә билгеләнгән. Гран-при иясе булып Каратун мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Сираҗева танылган. Беренче урынга Апас мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлия Нәбиуллина, икенче урынга Азбаба мәктәбенең география укытучысы Илшат Вәлиуллин, өченче урынга Урта Балтай мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Гыйбадуллина лаек булган.
Апас мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Сафина “Белем бирүдә иҗади якын килү” номинациясендә, Кильдураз мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Галәутдинова “Укытучы осталыгы” номинациясендә, Иске Йомралы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Зәйнуллина “Укытучы-иҗатчы”номинациясендә, Табар-Черкене мәктәбенең физик культура укытучысы Марина Антонова “Укытуда оригинал алым” номинациясендә, Бакырчы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Идиятуллина “Профессионал педагог” номинациясендә җиңү яулаган.
Бәйгенең “Педагогик дебют” номинацисендә яшь укытучылар сыналган. Алар арасында Каратун мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алмаз Шәмсетдинов Гран-при иясе булган. Зур Күккүз мәктәбенең инглиз теле укытучысы Инзилә Миңнуллина беренче урынны яулаган.
Гран-при ияләренә һәм беренче, икенче, өченче урыннарны яулаучыларга район мәгариф бүлеге тарафыннан акчалата сертификатлар һәм профсоюз оешмасы исеменнән чәчәк бәйләмнәре тапшырылган.
“Ел укытучысы-2021” бәйгесенең муниципаль турында Гран-при иясе булган һәм беренче урынны яулаган укытучылар бәйгенең зона турында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев