Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда физкультурачыларны хөрмәтләделәр

Апасның үзәк ял паркында Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды.

(7 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бәйрәмгә районның физкультура укытучылары, тренерлар һәм спорт ветераннары килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев барлык спорт сөюче райондашларга олы хөрмәтен белдереп, район башлыгы Равил Хисаметдиновның котлау сүзләрен ирештерде.

“Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Бүгенге көндә күп кенә спорт объектлары эшләп килә. Яңалары сафка баса. Спортчыларыбыз да үзләренең уңышлары белән сөендереп торалар. Билгеле, районыбыз исемен еракларга танытуда тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур. Хөрмәтле физкультурачылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, уңышлар һәм зур җиңүләр телим”, - диде ул.

Районыбыз спортчыларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина да тәбрик итте.

Бәйрәм чарасында зур уңышларга ирешкән спортчыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. ГТОның билгеле бер яшь баскычлары нормативларын уңышлы үтәгән спорт сөючеләр алтын дәрәҗәдәге билгеләргә лаек булды. Һәм шулай ук быел истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр дә сәхнә түренә чакырылып, хөрмәтләнде. Район мәдәният йорты аларга ихлас теләкләрен юллап, матур җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев