Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Форпост” отрядлары спартакиадасы узды

Апас аграр көллиятендә узган спартакиадада Идел аръягы районнарыннан килгән 8 команда көч сынашты.

(23 сентябрь,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Форпостчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хабибуллин, районның форпостчылар хәрәкәте җитәкчесе Илгизәр Вәлиуллин сәламләп, уңышлар теләде.
“Бу чара балаларда патриотик кыйммәтләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрби хезмәткә әзерлек алып бару һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан уздырылды. “Форпост” отрядлары җәмәгать тәртибен саклауда, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, пропагандалау буенча актив эш алып баралар”, - дип белдерде район “Форпост” отряды җитәкчесе Илгизәр Вәлиуллин.
Спартакиадада катнашучылар гер күтәрүдә, турникта тартылуда, пневматик коралдан атуда, коралны сүтеп-җыюда һәм йөгерүдә көч сынашты. Район данын аграр көллият форпостчылары командасы яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев