Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда изоляция режимын бозучы 7 кешегә штраф салынды

Апас районында полиция органнары үз изоляция режимын бозучыларны тикшерә.

(2 апрель, “Апастово-информ”)



Хокук саклау органнары изоляция таләпләрен үтәмәүче 7 апаслыны тоткарлады. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре аларга тиешле протоколлар төзеде. Аларга штрафлар салынды.
Районыбызның полиция бүлеге начальнигы Фәнис Шәрәфуллин белдергәнчә, бүгеннән режимны бозучыларга чаралар тагын да катгыйланды.
“Юлларда ЮХИДИ патруль хезмәтләре һәр көн кизү тора. Бу куркыныч чирнең таралуына юл куймау өчен эшләнә. Үзегезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлекләренә салкын карап, бер-беребезгә куркыныч тудырмыйк”, - дип белдерде ул.
Татарстан буенча үзизоляция режимын бозучы 250 кешегә штраф сугылган.
2 апрельдән таләпләрне үтәмәүчеләргә 15 меңнән 40 меңгә кадәр штрафлар яный.
Республикабыз буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, үз изоляция режимын бозучыларга 1 апрельдә 28 протокол төзегән. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россиягә чит илдән кайтып, изоляция режимын бозучылар штрафка тартылган.
Бик җитди җәза алучылар да бар. Хөкүмәт карарын явызларча бозган өчен 252 кеше административ җаваплылыкка дучар булган. Аларга 100 меңнән алып 500 меңгәчә штрафлар салынды”, - дип белдерделәр Роспотребнадзорда.
2 апрельдән закон бозучыларга чаралар тагын да катгыйланды. Штрафларның күләме - 15 меңнән 40 меңгә кадәр җитте.
Моңардан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, кальян тарту нокталарының эшчәнлеге туктатылды. Моның буенча 15 материал судка керде. Шуларның 12сенә 60-90 тәүлеккәчә эшләрен туктату турында карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев