Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда халык җыеннары башланды

Халык белән очрашулар беренчеләрдән булып, Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз авыл җирлекләрендә узды.


(12 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Җыеннарда район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм җитәкче-белгечләр катнашты. Биредә авыл җирлекләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде, халыкны борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Райондагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар, мөмкинлекләр турында мәгълүмат җиткерелде.

“Республикада 50ләп программа уңышлы гына эшләп килә. Ул программалар буенча районыбызда да бик күп төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарыла. Шулай ук авыл җирлекләрендә яңа биналар сафка баса, кайберләре танымаслык булып үзгәреш кичерә. Тырыш авыл хезмәтчәннәре өчен дә мөмкинлекләр арта. Аларга үз эшләрен башлау өчен махсус программалар тәкъдим ителә. Авыл халкының һәр көне хезмәт белән үтә. Бердәм һәм бергә булып яшик”, - диде район башлыгы.

Район халык белән очрашулар дәвам итә. Ул һәр авыл җирлегендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев