Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда халык җыеннары дәвам итә

Бүген халык белән очрашулар 8 авыл җирлегендә узды.

(13 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Ишеево, Иске Йомралы, Чүрибураш, Чирмешән, Бакырчы, Урта Балтай, Биеш, Каратун авыл җирлекләрендә яшәүче халык район җитәкчелеге белән очрашуларга килде. Район башлыгы Равил Хисаметдиновның халык белән эчкерсез сөйләшүе, халыкның гозерләрен тыңлап уртага салып фикер алышуы максатыннан оештырыла бу җыеннар.

Иң элек авыл җирлекләре башлыклары халык алдында эшләнгән эшләр, үзара салым акчасының нинди максатларга киткәне хакында хисап тотты, авылның тормыш-көнкүреше турында сөйләп үтте. Халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Күбрәк халыкны су, ут, юл проблемалары борчый.

“Һәр нәрсәнең үз җае бар. Үз кыенлыклары. Программалар күп. Районыбызда бу программалар буенча да, район көче белән дә күп эшләр башкарылды. Киләчәктә дә хәлебездән килгәнне, үзем сезгә сүз биргәнне үтәргә, сезне борчыган мәсьәләләрне уңай хәл итәргә тырышырбыз ”, - диде район башлыгы.
Халык җыеннарында шулай ук район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Алар чит кешеләргә ышанмаска, төрле аферист, ялганчы затлар белән аралашмаска, алданмаска, сак булырга, вирустан барлык таләпләрне үтәргә киңәш иттеләр.

Алда - мөһим сайлаулар. Бу җитди сайлауларда бердәм булып катнашырга өндәделәр җитәкчеләр. Республикабыз тормышына битараф булмыйсы иде, дип теләделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев