Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда хәтер көне уңаеннан репрессия корбаннарын хөрмәтләп бүләкләр тапшырылды

30нчы октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

(30 октябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә районыбызда реабилитацияләнгән ике кеше яши. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина район башлыгы, башкарма комитеты исеменнән аларның өйләренә барып бүләкләр тапшырып кайтты.
Бибинур апа Бәдертдинова һәм Татьяна Ибәтуллина авыр язмыш кичергән өлкәннәр. Сәяси репрессиянең дәһшәтле елларында күргән гаделсезлекләр алар күңелендә хәзергәчә саклана.
“Ул чактагы авырлыкны ил белән күрдек, ил белән кичердек. Бүгенгесе көннән канәгать. Безне шулай олылавыгыз өчен барыгызга да - район башлыгына да, һәр җаваплы кешегә дә олы рәхмәт”, - дип бүләкләрне кабул итеп алдылар алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев