Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда күләмле төзекләндерү эшләре дәвам итә

Биналар дәүләт программалары нигезендә төзекләнә.

(1 апрель, “Апастово-информ”).


Төзекләндерү эшләренең барышы белән район башлыгы Равил Хисаметдинов та танышып, биредә башкарылган эшләргә бәя бирде һәм вакытында төгәлләү бурычын йөкләде.
Бүгенге көндә күләмле төзекләндерү эшләре Дәүләки авылы мәдәният йортында, Сатмыш авыл җирлеге бинасында, аграр көллиятнең тулай торагында, район яшьләр үзәгендә, район хастаханәсе ашханәсендә һәм Әҗем авылы балалар бакчасында үткәрелә. Биналарның диварлары заманча итеп тышлана, түбәләре алмаштырыла, эчке коммуникацияләре яңартыла. Алар барысы да заманча төсмер ала.
“Апас районы җирлегендә планлаштырылган төзекләндерү эшләренең 50 проценттан артыгы эшләнелде. Кайбер объектларда исә эшләрне төгәлләү алдында торабыз, - дип белдерде Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгече Ринат Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев