Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Корбан гаете намазы 58 авылда үтте

Райондашлар бәйрәм намазына битлек, перчатка, шәхси намазлык белән килде.

(31 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Коронавирус янау куркынычын кисәтү максатыннан, Гает намазлары күпчелек ачык һавада үтте. Райондашлар, авылдашлар дус һәм бердәм булып, мәчет яннарына җыелды. Бирегә һәркем коронавирус чирен булдырмауны кисәтү максатыннан перчаткадан, битлектән һәм шәхси намазлыгы белән килде.
Апаста Корбан гаете намазы 3 мәхәллә мөселманнары өчен бер урында – “Алтын Алка” боз сарае каршысында үтте. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев апаслыларга район башлыгы Равил Хисаметдиновның бәйрәм котлавын ирештерде.
“ Корбан гаете – газиз һәм хөрмәтле көн. Бу бәйрәм йортларга, күңелләргә иман нуры, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек иңдерсен. Районыбызда яшәүче халкыбызның бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев