Районда мәгариф учреждениеләренең яңа уку һәм тәрбия елына әзерлеге тикшерелә
Районда оешкан махсус комиссия мәгариф учреждениеләренең балаларны кабул итәргә әзерлеген тикшерү эшенә кереште.
( 2 август, “Апастово-информ”).
“Тикшерү эшендә, беренче чиратта янгын куркынычсызлыгы, балаларның туклануы, коронавирус чиренә каршы саклык чаралары кебек мәсьәләләргә басым ясалачак. Шулай ук ремонт эшләренә, тирә-якның пөхтәлегенә дә игътибар биреләчәк. Соңыннан комиссия әгъзалары үз юнәлешләре буенча учреждениеләрнең әзерлегенә бәя бирәчәк”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев