Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелә

Төп игътибар биналарның төзеклегенә, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә, тирә-юнь чисталыгына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлегенә июнәлтелә.

(5 август, “Апастово-информ”).


Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Районда оешкан махсус комиссия балалар учреждениеләрендә булып, аларның әзерлегенә бәя бирә.
Районда белем һәм тәрбия бирү оешмаларының төзеклегенә зур игътибар бирелә. Агымдагы елда барлыгы 5 мәктәптә һәм 4 балалар бакчасында илкүләм федераль программа нигезендә күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Тиздән алар балаларны кабул итәчәк.
“Балаларга уңайлы һәм куркынычсыз мохит тудыру мәгариф системасының приоритетлы бурычы булып тора. Бүгенге көндә районда федераль программалар нигезендә белем һәм тәрбия бирү оешмалары зур үзгәреш кичерә”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Комиссия үз эшен Чүрибураш, Иске Йомралы, Апас мәктәпләренең һәм “Алтын Балык”, “Сандугач”, “Кояшкай” һәм “Салават күпере” балалар бакчалары әзерлеге белән танышудан башлады. Төп игътибар биналарның төзеклегенә, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә, тирә-юнь чисталыгына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлегенә июнәлтелде. Комиссия әлеге белем һәм тәрбия учакларының әзерлегенә үз бәясен бирде. Капиталь төзекләндерү эшләре уздырылучы Чүрибураш, Иске Йомралы мәктәпләре һәм “Алтын Балык”, “Сандугач” балалар бакчалары аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук Апас мәктәбенең мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә уңышы да сокландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X