Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Моң бишегем - Апасым!” дип исемләнгән акция үтә

Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган акция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбызның 90 еллыгына багышлана.

(29 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Акция район мәдәният йортының инстаграм социаль челтәрендә уза.
“Безнең акциябезнең максаты-районыбызның гүзәлләген, биредә яшәүче моңга гашыйк үзешчәннәрне күрсәтү. Һәр авылда иҗатка, җырга-моңга гашыйк кешеләр яши. Шулай ук һәркемгә үз авылының матурлыгы, табигате дә бик якын. Авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан иҗат ителгән видеоклипларда нәкъ менә авылларның матур табигате, яшәеше сурәтләнә һәм аңа багышлап матур җыр башкарыла. Бу видеоклиплар район мәдәният йортының инстаграм социаль челтәрендә урнаштырыла. Алар белән райондашларыбыз да танышып бара”, - дип белдерде район мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Вавилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев