Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды

Россия Федерациясе Дәүләт җыены 8нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау билгеләнде.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”).


Сайлауларны өч көн үткәрү карары Роспотребнадзор күрсәтмәләренә нигезләнеп кабул ителгән. 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә гражданнар сайлау участокларына килеп тавыш бирә алалар. Бу көннәрдә участоклар тулы куәткә эшлиячәк. Шулай ук килә алмаган яки авырып киткән сайлаучыларның өйләренә барып сайлау мөмкинлеге булачак.
“Иртәнге сигездә эшебезне башладык. Сайлау учатогыбызда 1107 кеше теркәлгән. Халык үзенә уңайлы вакытта килеп үз тавышын бирә. Барлык саклану чаралары күрелә. Закон таләпләрен үтәп эш итәбез. Тарихи вакыйгада һәр райондашыбыз үзенең өлешен кертер дип ышанабыз”, - диде 880нче номерлы сайлау участогы рәисе Равил Гомәров.
Районда сайлау участоклары үз эшләрен тулы куәткә башлап җибәргән. Бирегә килүче һәркемнең тән температуралары үлчәнелә, битлек, перчаткалар, авторучка бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев