Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда тавыш бирүчеләрнең 96,5 проценты РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә ризалыгын белдергән

Район башлыгы Равил Хисаметдинов район халкына һәм сайлауны оештыруда зур хезмәт куйган сайлау комиссиясе вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, олы рәхмәтен җиткерде.

(2 июль «Апастово-информ»).


Ил күләмендә узган РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүләрдә апаслылар да үз өлешен кертте. Барлык район халкының 97,2 проценты актив рәвештә сайлауларга килеп, үз тавышын бирде. Киләчәккә ныклы ышанычын белдергән сайлаучыларның 96,5 проценты РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплаган.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов барлык район халкына һәм сайлауны оештыруда зур хезмәт куйган сайлау комиссия вәкилләренә мөрәҗәгать итте.
«Сайлауларда катнашкан райондашларга, барлык хезмәт коллективларына, җитәкчеләргә, зур җаваплылык һәм төгәллек белән үз эшләрен башкарган участок сайлау комиссия вәкилләренә, җитәкчеләренә олы рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм», - дип белдерде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев