Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда терлекчелек тармагы буенча семинар-киңәшмәләр дәвам итә

Киңәшмәнең чираттагысы Иске Йомралыда район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында үтте.

(4 декабрь, “Апастово-информ”).


Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, “Свияга“ агрофирмасының җитәкче-белгечләре, берләшмә, бүлекчә җитәкчеләре, ферма мөдирләре Иске Йомралы фермасы эшәнлеге белән якыннан танышып, эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Шулай ук терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешү юллары хакында эчкерсез сөйләшүләр алып бардылар. Семинар-киңәшмә барышында терлекләрне кышлату, сыйфатлы продукция алу, яшь бозауларның сакланышы, сөт җитештерүне арттыру мәсьәләләре ассызыкланды.
“Барысы да үзебездән һәм эшне дөрес оештырудан тора. Бер максат белән эшләсәк, нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Семинар-киңәшмәләр дә берникадәр тәҗрибә тупларга ярдәм итәр дип ышанам”, - диде район башлыгы.
Берләшмә, бүлекчә идарәчеләренә дә катгый таләпләр куелды.
“Идарәче, җитәкче хуҗалыгында сыерларны, терлекне биш бармагыдай белергә тиеш. Шулай ук сыер савучылар янында булып, алар белән даими аралашып тору да мөһим”, - дип белдерде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Киңәшмә ахырында озак еллар намуслы хезмәт иткән хезмәткәрләр хөрмәтләнде. Иске Йомралы фермасы мөдире Рәүфә Хәйровага Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. “Свияга” берләшмәсенең Болгаер бүлекчәсе идарәчесе Нияз Гайфуллин 50 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм “Ак Барс” Холдинг компаниясенең медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев