Районда туйлар гөрли
Апаста бер-бер артлы яшь гаиләләр теркәлә.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
Узган атнада Дәвеш авылы егете Марсель Низамов белән Кильдураз станциясе кызы Альбина Пудова һәм Каратун станциясе егете Тилипов Ильяс белән Кама Тамагы районы кызы Рәзилә Гыйбадуллина Кызыл туйларын билгеләп үткәннәр. Бу хакта районның ЗАГС бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Бер атна эчендә 6 гаилә теркәлде. Алар арасында Кама Тамагы һәм Тәтеш районыннан килеп, никахларын рәсмиләштерүчеләр дә бар”, - дип белдерде районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев