Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшыру ахырына якынлашты

Дәһшәтле сугыш елларын үз йөрәге аша кичергән, җиңүгә зур өлеш керткән барлыгы 389 апаслы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләренә ия булды.

(Ләлә Сафиуллинак, Апастово-информ)


“Районда барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград камалышы шаһитларына “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Авыл җирлекләрендә алар хөрмәтенә зур тантаналы бәйрәм оештырылды. Чарага килә алмаучы өлкәннәргә медальләр өйләренә барып бирелде”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Өлкәннәр истәлек медальләрен зур горурлык һәм олы шатлык белән кабул итте. Алар күңелләрен сакланган хатирәләре белән уртаклаштылар, ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Апаста яшәүче Дулкын ага Мөхетдиновның утлы еллар хатирәсе мәңге күңелендә саклана. Сугыш ачысы алар гаиләсенә дә зур фаҗига алып килә. Абыйсы Шәүкәт сугыш кырында мәңгегә ятып кала.
“Абый өйдән чыгып киткәндә барыбыз да еладык. Ул үзенең кире кайтмаячагын сизенгәндер, мөгаен. Барыбыз белән дә хушлашып китте. Сугыштан берничә тапкыр хат язды. Тик озакламый аның үлүе турында хәбәр килде. Гаиләбез белән сары сагыш утында янган мизгелләрне бүгенгедәй хәтерлим”,- дип күз яшьләре белән искә алды ул.

“Бөек Җиңү көнен бүгенгедәй хәтерлим. Кояшлы көн иде. Сугыш тәмамлану турында хәбәр таралгач, бөтен авыл халкы җырлашты, без йөгерешеп уйнадык”, - дип хатирәләрен яңартты Морзалар авылында гомер кичерүче Саимә әби Сираҗиева.

Апаста гомер кичерүче Рәмлә әби Гәлләмиева балачагында, яшьлегендә бик күп авырлыклар күргән. Олы йөрәкле, сабыр күңелле кыз, 4 баласы белән ялгыз калган иргә тормышка чыгып, әни назы бирә. Соңрак, үзенең 2 баласы туа. Ул алты баланы тәрбияләп үстереп, аларга юл күрсәтә, олы тормышка озата. Бүген дә аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши.

Каратуннан Сания әби Галиуллинаның да бөтен гомере хезмәт белән үткән. Бүген дә ул тынгы белми. Йортта бөтен хезмәтне башкара.
“50 елдан артык эшләдем. Сугыш вакытларындагы авырлыкларны да күрдем. Хезмәтне сөеп яшәдем, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев