Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда төзүчеләр хөрмәтләнде

Бүген Апасның үзәк ял паркында 9нчы август - Төзүчеләр бәйрәме уңаенан тантаналы чара узды.

(8 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бәйрәм чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов та катнашты. Ул барлык төзүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, олы хөрмәтен җиткерде. Равил Фәритович үзе дә Татарстанның Атказанган төзүчесе буларак, әлеге һөнәрнең күңеленә аеруча якын булуын билгеләп үтте.
-Районыбызда барган барлык төзелешләр, төзекләндерүләр сезнең тырыш куллар белән эшләнә. Сезнең көчегез белән районыбыз матурлана, яңара. Авыр хезмәтегездә тагы да зур уңышлар, исәнлек-саулык телим, - диде ул.
Тантанада катнашучы иң лаеклы төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм тантанасына мәдәният өлкәсе үзешчәннәре эчтәлекле концерт әзерләгәннәр иде. Алар тарафыннан яңгыраган җыр-моңнар ямь өстенә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев