Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда уҗым басуларын самолет ярдәмендә тукландыралар

Уҗым культураларының һәр гектарына 150 кг ашлама кертелә. Барлыгы 11766 гектар мәйдандагы көзге культураларны ашлау планлаштырыла.

(14 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Район аграрийлары җиң сызганып язгы кыр эшләренә керештеләр. Бу көннәрдә хуҗалыкларда көзге культураларны ашлау эшен башладылар. Гадәттәгечә, бу эшкә авыл хуҗалыгы авиациясе дә җәлеп ителде.
Самолет бер рейста бортына 1200 килограмм аммиак селитрасы ала һәм аны 10 гектар мәйданда сиптерә. Көн буена ул 20-30 очыш ясый. Самолетны иярләүче пилотлар Андрей Пирогов һәм Михаил Арбин кыр эшләрендә ярдәмнәре тиюгә бик сөенә.
“Язгы кыр эшләрендә ел саен диярлек катнашабыз. Мул, иркен кырларны күреп, сокланабыз”, - диләр алар.
Районда көзге культураларны ашлау эшен бер атна эчендә башкарып чыгу планлаштырыла.
“Әлегә бер “АН-2” самолеты килде. Бер-ике көннән тагын бер очкыч һәм шулай ук үзйөрешле сиптергечләр дә җәлеп ителәчәк. Ашламаны чәчкечләр ярдәмендә дә кертәчәкбез. Район буенча көзге культуралар 11760 гектар мәйданны били. Алар бик әйбәт кышлаганнар. Уңышы да мул булыр дип ышанабыз”, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
“АН-2“ очкычы иң беренчеләрдән булып “Апас-Мол” берләшмәсенең Горбунов бүлекчәсе кырлары өстенә күтәрелде. Горбунов бүлекчәсендә 3861 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бүлекчә хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен дә билгеләнгән тәртип буенча алып баралар. “Бу көннәрдә күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру эшенә керешкән булсак, якын арада тырмалауга чыгачакбыз. Техникаларыбыз әзер, барлык кирәк-яракларны да туплап, барлап куйдык”, - дип белдерде Горбунов бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев