Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда уҗымнарның ничек кышлавын тикшерделәр

Барлыгы 11760 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. 9014 гектарында көзге бодай, 2746 гектарында арыш үсә.

(13 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан үткәрелгән барлык тикшерүләр нәтиҗәсендә уҗым культураларының әйбәт хәлдә булуы күзәтелгән.

“Кыш салкын булуга карамастан, уҗым культуралары әйбәт кышлаган. Хәзер алар кардан арынып бетте. Бу көннәрдә уҗым басуларын минераль ашламалар белән тукландыру эшенә керештек”, - дип белдерде баш агроном Нияз Гыйсмәтуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев