Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашлар “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды

Тутай авылыннан, Ленинград блокадасының тере шаһиты булган Галия апа Гыйззәтуллина да хәтерне яңартып, акциягә үз өлешен кертте.

(8 май, “Апастово-информ”). 


Апас Җиңү паркында бүген эш гөрләде. Биредә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән батырлар истәлегенә багышлап, 150 төп үсенте утыртылды. Әлеге игелекле эштә катнашырга Тутай авылыннан Галия апа Гыйззәтуллина да килгән иде. 
“Без үткән нужаларны яшь буынга күрергә язмасын иде. Дәһшәтле сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр үзәккә үтте. Бик күп туганнарымны, якыннарымны югалттым мин ул елларда. Бүген шундый матур, игелекле гамәл башкарабыз. Бик күркәм күренеш бу”, - диде Галия апа. 
“Хәтер бакчасы” акциясенә “Сәләт” балалар иҗат үзәге, ветераннар Советы, Апас урта мәктәбенең яшь армиячеләре, депутатлар да кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм аның урынбасары Луиза Сафина да агачлар утыртып, изге акциягә үз өлешләрен керттеләр. 
“Хәтер бакчасы” акциясе бәхетле тормышыбыз хакына башларын салган батырларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән оештырылган. Яшь буын өчен дә бу бик күркәм үрнәк булып тора”, - диде Алмаз Тугушев. 
Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе Севастополь шәһәрендә 18 мартта старт алган. Бу уңайдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет гражданы истәлегенә багышлап 27 миллион агач утыртылачак. Бу хакта депутат Гүзәлия Зыятдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев