Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашыбыз Дамир Гобәйдуллин туган авылына изгелекләр кылып яши

Ул үзенең туган авылы-Болынбалыкчы зиратын төзекләндерүгә ел саен зур өлеш кертә.

(10 июнь, “Апастово-информ”).
Узган ел киң күңелле авылдашның ярдәме белән зират янәшәсендә “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәгънәле сүзләр язылган һәйкәл торгызылган. Быел исә Рамазан аенда Дамир Гобәйдуллин үз көче белән зират капкасын яңарткан. Изге эштә аңа тормыш иптәше Резеда һәм туганнары да теләктәшлек күрсәткән.
Дамир Гобәйдуллин Апаста гомер кичерә. Озак еллар  шофер булып хезмәт итә. Үз эшен булдырып, аны уңышлы алып бара. Тормыш иптәше, озак еллар район хастаханәсендә теш табибәсе булып эшләүче Резеда да гомере буе игелекле хезмәттә. Ул һәр көнне райондашларга сәламәт, шат елмаю бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев