Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов килде

Министр урынбасары җирле эшмәкәрләр белән аралашты.

(27 октябрь, "Апастово-информ"). 
Роман Әмирханов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашып, районда барган эшләр, төзелешләр белән танышты. Район активы һәм эшмәкәрлек җәмгыятьләре белән дә фикер алышты. 
Роман Әмирханов Шонгатыда урнашкан “Логист Агро“ предприятиесендә, Ябалак авылы янәшәсендә төзелгән “Ибраһимов“ фермер-крестьян хуҗалыгында, Каратун җирлегендә яңадан сафка басучы Апас сөт комбинатында булды. Эшчәнлек белән танышканнан соң, үз фикерләрен дә белдерде. 
Соңыннан, җирле эшмәкәрләр белән очрашып, эшмәкәрлекне үстерү өчен төрле ярдәм чаралары хакында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев