Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районга “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китабы тапшырылды

Бу уңайдан район мәдәният йорты каршында Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан китапны тапшыру акциясе уздырылды. Район үзәк китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте.

(3 июля, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган: истәлек китабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан нәшер ителде.
Тарихи китап тантаналы төстә район башлыгы Равил Хисаметдиновка һәм мәктәп китапханәләренә тапшырылды. Бу уңайдан район мәдәният йорты каршында үзәк китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан күркәм кичә оештырылды. Биредә Дәүләт архивы директоры урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы катнашты.

“Бөек Ватан сугышында Җиңүгә Татарстан халкы да зур өлеш керткән. Бу китапта нәкъ менә сугышта, тылда хезмәт куйган халыкның тормышы тасвирлана. Барлык материаллар тарихи фактларга, архив документларына һәм фотоматериалларга, шаһитларның дәлилләренә нигезләнгән. Бу китапның яшь буын өчен дә кыйммәте зур. Шуңа да без аны иң беренче чиратта мәктәпләргә тапшырырга булдык”,- дип белдерде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барлык апаслылар исеменнән олы рәхмәтен ирештереп, истәлек китабының зур әһәмиятен билгеләп үтте.

“Истәлек китабын зур бүләк, олы горурлык буларак кабул иттек. Үсеп килүче балаларыбыз, яшьләребез өчен дә аның әһәмияте зур булыр дип ышанам. Китапны укыган яшьләребез сугыш чорында зур авырлыклар күреп яшәгән ватандашларыбыз тормышыннан зур гыйбрәт алырлар, бүгенге рәхәт тормышның асылын аңлап, кадерен белергә өйрәнерләр”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев