Районның “Көмеш волонтерлар” балаларны шахмат уйнарга өйрәтә
“Алга” яшүсмерләр клубында волонтерлар һәм балалар очрашты.
(29 июнь, “Апастово-информ”).
Апас мәктәбе каршында оешкан җәйге лагерьда ял итүче балалар, өлкәннәр - “Көмеш волонтерлар, форпостчылар катнашында чара узды. Бу хакта “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салават хәбәр итте.
“Өлкәннәр балаларга шахмат уйнау серләрен ачты. Соңыннан шашка-шахмат ярышлары узды. Җиңүче балаларга бүләкләр тапшырылды”, - ди Илдар Салаватов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев