Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның мәдәният хезмәткәрләре узган елга йомгак ясады

Апас мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең традицион киңәшмәсе узды.

(28 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев мәдәният өлкәсендә булган төп вакыйгалар, ирешелгән уңышлар хакында чыгыш ясады.
“Халыкның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан районда 7 меңнән артык мәдәния чара уздырылды. Федераль масшабта “Сабантуй”, “Каз өмәсе” бәйрәмнәрен үткәрү буенча мастер класслар күрсәтелде. Барлыгы 29 грант проектларында катнашып, 11 проект буенча җиңү яуланылды. Мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеге республика күләмендә дә бәяләнде”, - дип белдерде ул.
Мәдәният хезмәткәрләренең нәтиҗәле хезмәтен район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева да билгеләп узып, район башлыгы Айрат Җиһаншинның рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерде.
“Мәдәният хезмәткәрләренең миссиясе изге. Сез авылының көзгесе булып торасыз. Армый-талмый халыкка хезмәт күрсәтәсез, мәдәни мирасыбыз сагында торасыз. Гореф-гадәтләрне, йолаларны, традицияләрне саклап калу, буыннан-буынга тапшыру юнәлешендә эшлисез. Шул ук вакытта авыл тормышының да үзәгендә кайныйсыз. Бик күп җәмәгать эшләрендә катнашасыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телим”, - диде ул.
Узган ел нәтиҗәләре буенча хезмәт уңышларына ирешкән мәдәният хезмәткәрләренә, мәдәният учаклары хезмәт коллективларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Киңәшмә барышында сәламәтлек мәсьәләсе дә ассыкланды. Коронавирус инфекциясенә каршы профилактик чаралар хакында сөйләнелде. Шулай ук коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин коррупциягә, террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре буенча профилактик эшләрне алып бару буенча чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев