Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның мәктәп директорлары яшелчә үстерү үзенчәлекләре белән танышты

Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалеев яңа төр яшелчә орлыклары, аларны чәчү һәм җирне дөрес һәм уңайлы итеп эшкәртү серләрен ачты, яшелчә җитештерүнең яңа төрле технологияләре белән таныштырды.

(23 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Мәктәп директорлары, мәктәп яны тәҗрибә кишәрлекләре өчен җаваплы булган хезмәткәрләр Апас мәктәбенең тәҗрибә кишәрлегендә очрашты. Бүгенге көндә биредә мул булып бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә уңышы өлгерә. Кишәрлектә чәчелгән яшелчә орлыкларының яртысын мәктәп хезмәткәрләре үзләре җитештергән булса, яртысын исә Харис Камалеев тәкъдим иткән.

“Апас мәктәбенең тәҗрибә участогы 2,5 гектар мәйдан җирне били. Ел саен мулдан яшелчә уңышы җыеп алабыз. Быел исә эксперимент рәвешендә кишәрлегебезнең яртысына авыл хуҗалыгы белгече Харис Камалеев тәкъдим иткән орлыкларны чәчеп карарга булдык. Орлыклар әйбәт кенә тишелеп чыкты, матур булып үсеп киләләр. Тиздән уңышы да өлгерер дип өметләнәбез. Шулай ук үзебез җитештергән орлыкларның да тишелеше уңышлы булды. Тик шулай да аерманы сиздек”, - дип белдерде Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалеев яңа төр яшелчә орлыклары, аларны чәчү һәм җирне дөрес һәм уңайлы итеп эшкәртү буенча мастер-класс күрсәтте, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Аның мул итеп яшелчә җитештерү технологияләре белән район башлыгы Равил Хисаметдинов та кызыксынды. Район башлыгы Харис Камалеевка олы хөрмәтен белдереп, Апас символикасы төшерелгән кепка бүләк итте.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина әлеге мастер-классның мөһимлеген ассызыклап үтте.
“Бу чараның максаты – киләчәктә мул уңыш китерә торган орлыклар белән эш итү, аларны үзебездә җитештерү, мәктәп яны кишәрлекләрендә балаларны ел әйләнәсе файдалы һәм витаминга бай яшелчә белән тәэмин итәрлек яшелчә үстерү технологияләрен өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев