Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз өлкәннәре шашка-шахмат һәм дартс ярышларында осталыкларын сынады

Районда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Декада барышында өлкән яшьтәге спортчылар да төрле ярышларда катнашып, үз көчләрен сыный.

Бүген исә алар Апас универсаль спорт залында шашка-шахмат өстәлләре артында очраштылар. Район үзәге һәм авыл җирлекләреннән барлыгы 30 катнашучы килде. Быел исә өлкәннәребез дартс спорт төре буенча да осталыкларын сынап карады. Биредә алар өчен бу бәйге генә түгел, ә бер-берсе белән күрешү чарасы да булды. Тәнәфес вакытында өлкәннәр чәй өстәле артында бер-берсе белән аралашты. Каратун ветераннар Советы рәисе, күп кенә спорт чараларында катнашып, җиңү яулаган Венера апа Шиһабиева да 60 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев