Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызның кыю йөрәкле десантчы егетләре хөрмәтенә “Зәңгәр беретлар” дип исемләнгән җыр дөнья күрде

Җырның сүзләрен хезмәттәшебез Ләйлә Шиһабиева язган, ә көен Альфред Якшимбетов иҗат иткән.

(4 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”)


“Бу шигыремне районыбызның барлык кыю йөрәкле десантчыларына багышлап иҗат иттем. Әлеге җырның тууында десантчыларның өлеше зур. Сүзләр язу - алар үтенече. Альфред абый Якшимбетов ярдәме белән ул җыр буларак та дөнья күрде. Бу көн безнең гаиләбез өчен дә зур бәйрәм. Чөнки тормыш иптәшем Илфат Шиһабиев та һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итте”, - диде Ләйлә Шиһабиева.

“Зәңгәр беретлар” җырын тәүге тапкыр районыбызда һава десанты гаскәрләре көненә 90 ел тулу уңаеннан узган чарада Апас егете Рамил Насретдинов яңгыратты. Рамилнең абыйсы да һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Җырны чыгаруда аның да өлеше зур. Ул аны десантчыларга һәм абыйсы истәлегенә багышлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев