Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакциягә язылучыларга “Йолдыз” һәм “Звезда” газеталарын волонтерлар таратты

Каратун станциясендә яшәүчеләргә “Йолдыз” һәм “Звезда” газеталарын волонтерлар китерде.

(3нче апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Каратун станциясенең берничә урамында хат ташучы булмаганлыктан, район газетасын редакция бәясеннән яздырып атна саен үзебез таратабыз да. Районда “Үзизоляция” режимы кертелсә дә журналистлар эшли, район халкын соңгы яңалыклар белән таныштырып барабыз. Бүген өр-яңа саныбызны волонтерлар ярдәме белән тараттык. Пәнҗешәмбе көнне 21-0-80 кайнар линиягә шалтыратып заявка бирдек. Иртә белән волонтер Ләйсән Гайфетдинова килеп газеталарны алды һәм укучыларыбызга илтеп тапшырды.
“Район газетасын яратып укып барабыз. Соңгы атна яңалыкларын да көтеп алдык. Бик зур рәхмәт сезгә. Барлык райондашларга да исәнлек-саулык, сабырлык теләп калам”, - диде Каратун җирлеге ветераннар Советы җитәкчесе Венера апа Шиһапова.

Ләйсән Гайфетдинова махсус битлектән һәм перчаткадан иде. Барлык саклану чаралары да төгәл үтәлде. Капкалары бикле булган йортларның почта тартмасына салды, каршы алучыларның кулларына тапшырды.

Гөлнур апа Җәләлетдинова безнең иң актив укучыбыз. Ул төрле конкурсларда, акцияләрдә бик теләп катнаша. Бүгенге газетаны да шатланып каршы алды.
– “Үзизоляция” чорында өйдә утырабыз. Барлык саклану чараларын кулланабыз. Газетаны да китереп бирәләр. Район хәбәрләрен укырга да вакыт күп. Рәхмәт бик зур. Илгә-көнгә тынычлык булсын, җитәкчеләргә, халыкка сабырлык телим. Бердәм булып җиңеп чыгарбыз дип ышанам, - диде ул.

Апрель аеның барлык саны да шулай таратылачак. Безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев