Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ренат Ибрагимов Сириядәге хәрби базада якташлары - Татарстан офицерлары алдында җырлады

Туган яктан килгән күчтәнәчләрне алган офицерлар - Казан хәрби училищеларын тәмамлаучылар.

(22 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириядәге Хмеймим хәрби базасында булды. Ул Татарстаннан килгән хәрбиләр белән очрашты һәм аларга хәрби бурычларын намус белән үтәүләре өчен рәхмәт белдерде.
Равил Әхмәтшин хәрбиләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, шул исәптән сәгатьләр һәм ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшырды.
“Һәр татарстанлы туган республикасыннан тәмле күчтәнәчләр дә алды”, - дип хәбәр ителә вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Хмеймим авиобазасында 50 татарстанлы хезмәт итә.
Вәкаләтле вәкил каршысында оештырылган офицерлар клубы турында да сөйләде Равил Әхмәтшин. Шул клуб членнары Татарстан делегациясе составында Сириягә дә килделәр. Россия геройлары Владимир Алимов, Марат Алыков һәм Рафик Ихсанов хәрби очучылар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар.
Равил Әхмәтшин үзе дә 80нче елларда Әфганстанда хәрби хезмәт үткән.
“Сезгә бүген бик катлаулы һәм кыен. Ләкин, күп еллардан соң, хәрби хезмәтегезне искә алып, үзегезнең сугышчан дусларыгызны сагынырсыз әле. Без үзебезнең дуслар белән хәзергә кадәр гаилә дуслары”, - диде Равил Әхмәтшин.
Очрашу Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибрагимов, Россиянең Атказанган артисты Владимир Кудашев һәм Татарстанның Атказанган артисткасы Ләйсән Мингазова концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев