Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикабыз лагерьларында җәен 100 меңнән артык бала ял итәчәк

Бу айда гына 12 меңгә якын укучы балалар лагерьларына урнашты.

(11 июль, “Апастово-информ”). 


Бүгенге көндә Татарстанда 79 балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Бу хакта Республикабызның Яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә сөйләде. 
“Хәзерге вакытта беренче сменаларда 79 лагерьда 12 мең бала ял итә башлады. Безнең барлыгы 119 сәламәтләндерү базабыз бар. Бу җәйге базалар Росспотребнадзорның хуплавын алдылар”, - дип сөйләде әңгәмәдәш. 
Эпидемиологик хәл мөмкинлек биргән очракта, җәйге сәламәтләндерү чорында 100 меңнән артык бала ял итәчәк. 
Элегрәк, “Татар-информ” хәбәр иткәнчә Роспотребнадзор башка регионнардагы лагерьларга балаларны җибәрүне тыйды. 
Татарстан Яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов белән әңгәмәне 11нче июльдә “События” сайтында күреп була. “Татар-информ”ның Youtub каналында видеоверсиясен карарга мөмкин. 
Телевизион вариантын “Галстуксыз әңгәмә” программасында тамашачылар “Татарстан-24” телеканалында бүген 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев